Апаста яшәүче кадерле туганыбыз Шәфигуллина Ләлә Шәһит кызына 24 мартта 50 яшь тула

Кадерле туганыбыз, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, күңел тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.
Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын,
Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә,
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Булсын ул илле, тулсын ул илле,
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен,
Җырлап каршы ал тагын иллене!
Иң изге теләкләр белән - Әнисә, Суфия, Рифхәт-Рәйхана, Радик һәм балаларыбыз, оныкларыбыз.
Нет комментариев