9 июль көнне Иске Әнәле авылында яшәүче безнең иң кадерле әниебез Фәсхетдинова Залия Миңнулла кызының 60 яшьлек күркәм юбилее
Кадерле әниебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Төпле киңәшләрең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа, әниебез.
“Әни” диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың,
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
Иң изге теләкләр белән – балаларың Алия-Фәһим, Радик-Талия, оныкларың Фәнил, Азилә, Данил, Ләйсән.
Нет комментариев