Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүген 9 нчы октябрь көнне 50 яшьлек юбилеен каршы ала - Сафиуллина Энҗе Данис кызы

09 октября 2020, 08:30

1004

0

0

Бүген 9 нчы октябрь көнне 50 яшьлек юбилеен каршы ала - Сафиуллина Энҗе Данис кызы

Кояшлы көн. Зур бүлмәдә озын чәчләрен толымлап үргән нәни кызчык, курчакларын тезеп утырткан да, аларга нәрсәдер аңлата. Менә бүлмә ишеге төбендә кызның әнисе күренә һәм балага эндәшә: ”Кызым, нишлисез монда?” “Мәктәп-мәктәп уйныйбыз”,-дип җавап бирә кызчык...

Беренче сентябрь иртәсе. Шул ук озын толымлы кызчык, чәчләренә ак бантлар тагып, кулына аллы-гөлле чәчәк бәйләме тотып, әнисе белән җитәкләшеп, мәктәпкә бара...

Менә мәктәптә чыгарылыш кичәсе. Теге нәни кызчык инде үскән, мөлаем, сөйкемле кызга әверелгән. Мәктәп директоры аның кулын кысып, өлгергәнлек аттестаты белән бергә, медаль салынган тартмачыкны тапшыра һәм кызга бер генә сорау бирә: “Хәзер инде кая барасың?” “Казанга, укытучы булырга!” дип җавап бирә кыз. Укытучылар арасында утырган әни кеше елмаеп куя...

Ниһаять, кызның иң зур хыялы тормышка ашты: ул - югары белемле, дипломлы укытучы! Моңа иң нык шатланган кеше, мөгаен, кызның әнисе булгандыр, чөнки аның кызы- нәсел шәҗәрәсе буенча килә торган укытучылык хезмәтен дәвам итүче бит!

Инде бу вакыйгалардан соң да күпме сулар аккан, күпме еллар узган. Озын толымлы нәни кызчык – хәзер инде 32 еллык педагогик эш стажы булган, 9 нчы октябрь көнне 50 яшьлек юбилеен каршы алучы, безнең кадерле кешебез –Сафиуллина Энҗе Данис кызы ул.

Юбилярыбыз! Сине гомер бәйрәмең белән котлап, теләкләребезнең иң изгеләрен телибез. Һәрвакыт күңелең тыныч, сәламәтлегең нык, балаларың игелекле, тормышың мул, гаиләң тигез, гомерең озын булсын! Син – бик тырыш, куйган максатыңа ирешүче кеше. Тормыш иптәшеңнең ныклы терәген, якыннарыңның, хезмәттәшләреңнең һәм укучыларыңның яратуын, олы хөрмәтен тоеп, эшеңдә зур уңышларга ирешеп, киләчәктә бәхет-шатлыкларга күмелеп, озын-озак яшәвеңне телибез. Без сине бик яратабыз, синең белән горурланабыз!

Иң изге теләкләр белән- әтиең Данис, әниең Данирә, энеләрен Рушан һәм Ранис гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев