Апаста яшәүче хезмәттәшебез Зәйнуллина Гөлфизә Нариман кызының бүген туган көне!
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа.
Олы хөрмәт белән - "Йолдыз" редакциясе һәм "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе коллективлары.
Нет комментариев