Апаста яшәүче Газимов Илшат Эльбрус улы 45 яшьлек күркәм юбилеен каршылады

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Синең һөнәри осталыгыңа, җитез кулларыңа игътибарлы, ихтирамлы булуыңа сокланабыз. Киләчәктә дә хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар белән, бәрәкәтле тормышта озын гомер итүеңне телибез. Дус-тату коллективта бергә-бергә, аңлашып озак еллар эшләргә язсын.
Иң изге теләкләр белән - стоматология бүлеге коллективы һәм профсоюз оешмасы.
Нет комментариев