Сатламыш авылында яшәүче Шәрәфиев Захит Зәйнетдин улының 1 нче майда 65 яшьлек юбилее
Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез, яраткан дәу әтиебез!
Сине чын куңелебездән - 65 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз.
Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез!
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.
Изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Миңсафинә, балаларың Илнар-Рәйнә, Илсөя-Айрат, оныкларың Зәринә, Айсылу, Ислам,әскәр.
Нет комментариев