Апаста яшәүче яраткан туганыбыз Нургалеева Роза Фәхри кызы 4 нче майда 55 яшьлек күркәм юбилеен каршылый
Кадерлебез безнең! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз.Синең кебек ярдәмчел, сабыр, миһербанлы,киң күңелле,туган җанлы кешеләр сирәктер ул.Тормышның нинди генә очрагында да - шатлыкта да, борчу-мәшәкатьләрдә дә син безнең яныбызда, юатасың, шатландырасың, яхшы киңәшләреңне бирәсең. Гаиләңдә дә син менә дигән хәләл җефете, үрнәк ана, ә эшеңдә - мактаулы укытучы. Алдагы гомер юлларыңда да сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, Альберт җизни белән тигезлектә балаларыгызның игелеген күреп, туганнарыгызның, дусларыгызның хөрмәтен тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Күзләреңдә бәхет чаткылыры, йөзләреңдә елмаю һәрчак балкып торсын!
Күпме булса җирдә изге теләк
Без телибез сиңа барсында,
Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын
Туар көннең һәрбер таңында!
Синең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык!
Рәхмәт, дибез, сиңа чын йөрәктән,
Синең гомер-безнең горурлык!
Иң изге теләкләр белән-әткәй-әнкәй һәм барлык туганнарың.
Нет комментариев