Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Каратун станциясендә гомер итүче Зәйнуллина Факия Сәгъдулла кызы 15майда 65яшьлек юбилеен билгеләп үтә

15 мая 2016, 09:55

652

0

0

 Каратун станциясендә гомер итүче Зәйнуллина Факия Сәгъдулла кызы 15майда 65яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Кадерле әнием җаным, бәгърем, кояш нурым!

Син язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын.

Әнием! Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, без балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерсәң иде. 65 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмадың, сыгылмадың. Мине-бердәнбер кызыңны илгә-көнгә яраклы, тырыш итеп үстердең. Гомер буе синең горурлыгың булдым, шулай булып калырмын да. Оныкларыңның да яраткан Дәү әнисе син. Ходай тәгалә шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек, тынычлык, дәү абый белән тигезлек бирсен. Укыган догаларың кабул булып, безне шатландырып, безнең уңышларга сөенеп яшәсәң иде.

Хәлләрең-диеп әни сорый,

беркөн калмый хәлемне белмичә.

Шатлыгымны тоеп яши ул,

кайгым булса калмый сизмичә...

Әнием бәгерем, нинди олы зат син,

нинди рәхәт әни диюе.

Әнием диеп сорау биргән чакта,

шул сорауга җавап белүе...

Әни өчен бала, бала инде.

Көн-төн уйлый йөрәк парәсен.

Ниләр булды, кая югалдың ди,

бирми торсаң бераз хәбәрең...

Исән генә булыгыз сез диеп,

чын күңелдән укый догасын.

Әниемнән изге дога алам,

чөнки беләм кабул буласын.

Мин дә кылам әниемә дога,

рәнҗемә дим авыр чакларда.

Рәхмәт сиңа чиксез рәхмәтем.

Әле син бар мине якларга...

Куанычым шатлык-таянычым,

сердәшчем син якын дус сыман.

Яшә әни, яшә җир йөзендә,

якын кешем булып кал һаман...

Сине яратып, изге теләкләр белән Кызың Гүзәл, киявең Рамил, оныкларың Гөлчәчәк, Рузиль. Безнең теләкләргә тормыш иптәшең Рөстәм һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев