Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Әнәле авылында яшәүче кадерле әниебез Мөхәмәтҗанова Илсөяр Фәрит кызының 24 июнь көнне 55 яшьлек туган көне

24 июня 2016, 05:52

560

0

0

Әнәле авылында яшәүче кадерле әниебез Мөхәмәтҗанова Илсөяр Фәрит кызының 24 июнь көнне 55 яшьлек туган көне

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син - дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Сиңа корычтай тазалык, исәнлек-саулык телибез.

Әни !Тормыш юлың бүген

55 кат җирдә әйләнә.

Бәхетле бул, көлеп кенә яшә,

Теләгеңә иреш дөньяда.

Син бит безнең өчен Кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма,

Иң кадерле якын кешебез.

Озын булсын синең гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Котлап сине туган көнең белән,

Юлларыңа үссен ак чәчәк.

Алып килсен сиңа бүгенгесе

Бәхетле һәм матур киләчәк.

Ин изге теләкләр белән - әтиебез Рәмис, кызың Айгөл, киявең Илнур. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев