Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апас авылында яшәүче кадерле әтиебез - Вахитов Фирдус Хафиз улы 14 июльдә 65 яшьлек юбилеен каршылый

14 июля 2016, 05:26

627

0

0

Апас авылында яшәүче кадерле әтиебез - Вахитов Фирдус Хафиз улы 14 июльдә 65 яшьлек юбилеен каршылый

Кадерле әтиебез! Сине туган көнең - истәлекле юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Син, әти, безнең өчен һәрчак үрнәк, олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез! Без синең тырыш, намуслы, ярдәмчел булуыңа сокланабыз, синнән үрнәк алабыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин мул тормыш, озын гомер телибез. Киләчәктә дә без - балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, бәхетле, куанычлы көннәрдә гомер итәргә насыйп булсын! Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, әниебез белән тигезлектә, бер-берегезгә куаныч, терәк һәм ышаныч булып гомер итәргә язсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа, әтиебез!

Котлы булсын, әти,туган көнең,

Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Гөлфия, балаларың Гөлчәчәк-Илдар, Ландыш-Адель, оныкларың Амир, Арсен, Кәрим, Раида.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев