Борнашта яшәүче иң якын кешебез Бикмурзина Фирдәвес Искәндәр кызы 16 июльдә күркәм юбилеен каршылый
Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең - юбилеең белән тәбрик итәбез. Син әти-әни кадерен белеп яшәүче кыз да, туган җанлы апа да, иң яхшы әни дә, менә дигән хезмәткәр дә! Сине барыбыз да яратабыз, хөрмәтлибез, бәялибез. Тырышлыгыңа, сәләтеңә, булдыклылыгыңа таң калабыз! Киләчәктә дә шатлыкларны уртак итеп, борчулар күрмичә, саулык-сәламәтлек белән озын-озак гомер итсәң иде.
Иң изге теләкләр белән - әти-әниең, балаларың, энең һәм сеңелләрең гаиләләре.
Нет комментариев