“Апас хәбәрләре”ндә бәби туе
“Апас хәбәрләре” телекомпаниясендә эшләүче хезмәттәшебез Хәкимова Алинә Хәйдәр кызы тәүге тапкыр әни булды.
Алинә, бүгеннән син Җир йөзендәге иң бөек исем – әни исеменә лаек булдың. Сине сабыең тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә — көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! Сиңа сабыеңны тәрбияләүдә түземлелек ,чын әти-әниләр акылы телибез. Үзеңә һәм сабыеңа тыныч, аяз күк йөзе гомерлек юлдаш булсын!
Олы хөрмәт белән – “Йолдыз” (“Звезда”) газетасы редакциясе һәм “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе коллективлары.
Нет комментариев