Апас районы, Дәүләки авылында яшәүче Габбазов Ильяс Гыйльман улы 9 декабрь көнне үзенең якты бәйрәмен - 60 яшьлек юбилеен каршылады
Җизни, бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле кеше, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын - озак еллар Чәчәк апа белән яшәвеңне телибез. Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.
Изге теләкләр белән – туганнарың.
Нет комментариев