Апаста яшәүче якын кешебез Миңнуллина Энҗе Миңнулла кызы 5 сентябрьдә олы юбилеен каршылый
Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы гомер бәйрәмең белән тәбрик итеп, аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Балалар, оныклар игелеге, дус-туганнар хөрмәте тоеп яшәргә язсын Ходай.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә
Картаерга бер дә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән – абыең гаиләсе.
Нет комментариев