Апаста яшәүче дустыбыз Гәрәева Эльза Мансур кызы Җәйнең ямьле бер көне – 3 июльдә истәлекле туган көн бәйрәмен каршылый.
Оештыру сәләтенә ия булган, акыллы сүзләрен әйтеп,
файдалы киңәшләрен бирүче, аз гына элемтәдән югалып торсак та
“кызлар, сез кайда”, дип барыбызны да барлап, туплап торучы дустыбыз
ул безнең. Әнисен, туганнарын да һәрдаим кайгыртып, булышып, куңел
җылысын һәркемгә тигез бүлә. Эльза! Ихластан күркәм бәйрәмең белән
котлыйбыз. Сәламәтлектә, эшләп тапкан малларыңның рәхәтен
күреп, якыннарың янәшәсендә кирәк һәм терәк булып бәхетле,
озын гомер кичер. Синдәй дустыбыз булганга без Ходайга бик рәхмәтле,
Яратабыз, хөрмәт итәбез.
Эльза!
Йортыңа кайгы кермәсен,
Гөрләп торсын өй түрең.
Шулай үссен чәчкә гөлең,
Ямьләндереп гомерең!
Изге теләкләр белән – Гөлүсә, Лилия, Наилә, Лилия, Гөлзада.
Нет комментариев