Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Апаста яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез Зәмдиханова Миләүшә Рәшит кызы 31 мартта күркәм юбилеен каршылый.

31 марта 2022, 08:41

416

0

0

Апаста яшәүче кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез Зәмдиханова Миләүшә Рәшит кызы 31 мартта күркәм юбилеен каршылый.

Газизебез, күз нурыбыз! Синең юбилеең безнең өчен иң зур, иң шатлыклы бәйрәм. Чөнки ничә яшь булуыңа карамастан, безнең өчен син һаман япь-яшь. Без синең чибәрлегеңә, сөйкемле йөзеңә, назлы карашыңа сокланабыз. Син безең яшәү өлгебез, тормышыбызның якты йолдызы.
Әниебез матур табигатьле Шонгаты авылында туып-үскән. Күккүз авылында башлангыч белемне алганнан соң, Апас урта мәктәбен тәмамлый. Әти-әнисе һөнәрен дәвам итү теләге белән Казан педагогия институтына укырга керә. Шул елларда әтиебез Зөфәр белән танышып гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре булып өч бала дөньяга аваз сала. Математика укытучысы һөнәрен үзләштергәч, башта Казан шәһәрендә балалар бакчасында эшли.
1991нче елда әтиебезнең туган ягы – Буа шәһәренең Янтуган авылында балаларга рус телен һәм әдәбиятын укыта. 1995нче елда Апаска кайтып төпләнәләр. Биредә шулай ук мәктәптә укучыларга белем һәм тәрбия бирә ул. Әниебез инде күптән мәктәптә эшләмәсә дә, укучылары яраткан укытучыларын онытмыйлар, хәлен белешеп, аралашып, җылы сүзләре белән сөендереп торалар, мактап искә алалар. Йомшак күңелле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле әниебез күпләргә үрнәк булып яши. Һәркемгә итәгатьле, игелекле булганга аны олысы-кечесе хөрмәт итә, ихтирам белән дәшә. Кая гына эшләмәсен, аның турында бары тик уңай фикерләр генә ишетелә. Әниебез безне дә гадел, тырыш булырга, тормышны сөяргә, матурлыкны күрә белергә өйрәтте. Аның күңел җылысы һәркемгә җитәрлек. Безгә генә түгел, үз әти-әнисен дә һәрдаим кайгыртып, аларга терәк булып яши ул. Әтиебезгә сөекле хатын да, оныклары өчен өзелеп торучы дәү әни дә ул. Бүгенге көндә әниебез Апас “Рассвет” үзәгенә җитәкчелек итә. Хезмәте дә аның өлкәннәргә кайгыртучанлык күрсәтү, аларның тормышларын җиңеләйтү белән бәйле. Олы җанлы, ярдәмчел әниебез игелекле эшен дә бик яратып, бар күңелен биреп башкара.
Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул,
Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!
Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.
Сиңа телибез теләкләрнең изгеләрен.
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Зөфәр, балаларың Рөстәм-Ландыш, Илмира-Илнур, Ләйсән һәм оныкларың. Безнең теләкләргә дәү әтиебез Рәшит, дәү әниебез Мәрзия, энекәшең Марсель-Альбина һәм балалары да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев