Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче хөрмәтле беренче укытучыбыз Насретдинова Гөлшат Камил кызы 24 августта гомер бәйрәмен билгеләп уза

24 августа 2018, 09:00

958

0

0

Апаста яшәүче хөрмәтле беренче укытучыбыз Насретдинова Гөлшат Камил кызы 24 августта гомер бәйрәмен билгеләп уза

Хөрмәтле Гөлшат Камиловна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез, саулык-сәламәтлек, хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгыз, оныкларыгыз шатлыклы хәбәрләре белән сөендерсен, укучыларыгызның хөрмәтен тоеп яшәгез. Сез – һөнәрегезнең чын остасы. Кирәк чакта ягымлы да, кирәк вакытта таләпчән дә була беләсез. Һәр укучыгызны үз балагыздай тигез күреп, яратып, аны аңлап хезмәт итәсез. Сезгә хөрмәтебез дә, яратуыбыз да чиксез! 
Сүнгән чакта өметебез, 
Калмаган чакта терәк. 
Күз яшьләрен сөртә-сөртә, 
Юатырга сез кирәк. 
Боекмас өчен күңелләр, 
Кимсенмәс өчен йөрәк – 
Сез кирәк, укытучым, 
Безгә һәрчак сез кирәк! (Ф. Яруллин) 
Олы хөрмәт белән – Апас урта мәктәбенең 4 “А“ классы һәм әти-әниләр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев