Апаста яшәүче Нәбиуллина Гөлнур Гирфан кызы 6 июльдә 60 яшьлек олы юбилеен каршылый
Кадерлебез! Сине чын күңелдән туган көнең – олы гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син тынгысыз күңелле, олы җанлы, шәфкатьле йөрәкле иң кадерле кешебез! Безне һәрчак кайгыртып, ярдәм итеп торасың. Киләчәктә дә синең барлыкны тоеп яшәргә язсын Ходай. Сиңа исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар, тигез, бәрәкәтле тормыш, балалар, оныклар игелеге телибез.
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Хәмит, балаларың Лилия, Илнар-Илүзә, оныкларың Айнур, Илнур, Данил, Лилиана.
Нет комментариев