Апаста яшәүче Салаватуллин Ранис Әсхәт улының 1 гыйнвар көнне 50 яшьлек күркәм юбилее.

Кадерлебез! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын.
Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларның, якыннарның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Тормышның иң ямьле чагы,
Илле яшь - ул аз әле!
Алда әле – күпме шатлык!
Күпме бәхет, наз әле!
Гомереңнең бу мизгеле -
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
Сине яратып – тормыш иптәшең Гөлфия, улың Айдар, киленең Лилия, оныгың Ләйлә.
Нет комментариев