Апаста яшәүче Сибгатуллина Зөлфия Рафаил кызының 19 февраль көнне 50 яшьлек юбилее

Кадерлебез, яратканыбыз! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син һәрвакыт тормыш сөючән, уңган, булган, тырыш, гадел, тормыш иптәшеңә кадерле хатын, улыңа иң кадерле әни. Авыр хәсрәтләрне дә сабыр канатларыңны сындырмыйча җиңдең. Безнең өчен җан атып ярдәм итәргә, игелек кылырга тырышып яшисең. Син җир йөзендә иң кадерле кешебез. Безнең өчен олы җанлы, киң күңелле, ышанычлы, иң кадерле кешебез. Сәламәт бул, кайгы күрмә. Гаилә тигезлегендә, күңел тынычлыгы белән яшә. Без сине бик яратабыз.
Аллаһ сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы хәсрәтсез киләчәк,
Бәхетле картлык бирсен.
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Рубен, улың Рөстәм,сеңелең Гөлнара,әниең Налия, әниең Алсинә. Бу теләкләргә барлык туганнарың да кушыла.
Нет комментариев