Апаста яшәүче тормыш иптәшем Гыйбадуллина Гөлсинур Рәшид кызының 13 февральдә 50 яшьлек юбилее
Кадерлебез, матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.
Балаларыбызның һәрчак сиңа
Якты булсын иде йөзләре.
Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын.
Көтсен матур гомер язлары.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Рәис, улың Ранис, кызың Зилә.
Нет комментариев