Апаста яшәүче туганыбыз Солтанбеков Ирек Фатых улы 1 ноябрьдә гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен каршылый
Кадерле туганыбыз! Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныгыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итәгатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Олы хөрмәт белән - Баязовлар гаиләсе.
Нет комментариев