Бүген Әбделхәй Нәбиулла улы Хәйруллов 85 яшьлеген билгеләп үтә
Апаста гомеремнең иң күңелле чоры үтте.
Районыбыз үзенең 90 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнгән көннәрдә, әлбәттә, тарих буйлап сузылган юлын янә хәтереннән барлый. Якты эз калдырган шәхесләргә мәңге дан җырларлык еллар аз түгел. Шундыйларның берсе – мөхтәрәм Әбделхәй Хәйруллов. Ул 1980 нче елда район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән көннән башлап район үсеше, халыкның уңай яшәеше өчен бар көчен, егәрен кызганмаган легендар шәхес. Апасның мәртәбәле уңышларында аның тырышлыгы бәяләп бетергесез.
Ачлыкны, ялангачлыкны күргән балачак.
Әлеге көчле, күпкырлы шәхеснең тамырлары күп балалы гаиләгә барып тоташа. Әтиләре агроном була. Гаиләне алып бару тулысы белән әниләре җилкәсендә була дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Олы йөрәкле, киң күңелле ханым балаларында хезмәткә мәхәббәт, максатчанлык, белемгә омтылыш, кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләп, җәмгыятькә файдалы итеп тәрбияли.
Әбделхәй Нәбиулла улы ачлык, ялангачлыкны үз җилкәсендә татып белә. Бала вакыттан ук авырлыкны җиңеп чыгу юллары барлыгын, эшне җиңеләйтү юлларын эзләп, теләгенә ирешә алачагын аңлап үсә.
– Урманнан корыган агач сабакларын,имән чикләвекләрен җилкәгә салып күтәреп кайта идек. Иңбашлары кызарып авыртуга түзеп булмый иде. Бервакыт башыма арба ясарга дигән уй килде. Әтигә әйтмичә генә авылның балта остасы Нуретдин абый белән сөйләшеп, көпчәкле арба ясап куйдык. Колхоздан биргән үгезгә җигеп колхоз эшендә һәм гаиләбез өчен дә кулландык, - дип искә ала ул бала вакытын.
Әбделхәй Нәбиулла улы ачлык, ялангачлык белән үзәкләргә үткән сугыш елларында 25 чакрым ераклыктагы мәктәпкә йөреп урта белем ала. Аннан Буа ветеринария техникумында, Казан Дәүләт Университетында, Мәскәү партия мәктәбендә белем ала. Бар яктан да сәләтле, белемле, максатчан егетне республика җитәкчеләре дә күреп алалар. Аны акыллы психолог, бар яклап белемле, халык белән уртак тел табу сәләтенә ия җитәкче буларак күрәләр һәм катлаулы тармакларны ышанып тапшыралар. Ә ул үзенә ышаныч белдергән кешеләрнең өметен аклый.
Беренче эше – Апас үзәге булдыру.
1980 нче елда Апас районы башкарма комитеты председателе буларак эшен башлап җибәрә ул. Бу чорда тулысынча авыл хуҗалыгы районы буларак саналган Апаста халык уңайлылыгы өчен эшлисе эшләр күп була әле.
– КПСС райкомының беренче секретаре Хәмит Кирамович Хәйретдинов белән бик тиз уртак тел таптык. Миңа беренче чиратта хуҗалык эшләре йөкләнде, -дип искә ала Әбделхәй Нәбиуллович.
Үзенә генә хас үҗәтлек белән Апас уртасында матур үзәк булдыру, район Советы башкарма комитетының, башка социаль оешмалар өчен яңа биналарны бер урынга туплап төзү эшенә керешә. Ләкин бу җиңел булмый, моның өчен 25 шәхси йортны күчерергә кирәк була. Шәхсән үзе һәр гаиләдә булып, сөйләшеп, аңлашып, мәсьәләне хәл итә. Күп тә үтми, иң беренче булып үзәк хастаханә төзелә. Аннан Апас үзәгендә социаль оешмаларның һәм район Советы башкарма комитетының яңа бинасы калкып чыга.
Бу үзәк соңгы елларда тагын да камилләште, матурланды, бүген дә республика районнары арасында иң матуры булып тора.
Апас белән Казан арасы асфальт юл белән тоташа.
Яңа җитәкчене шулай ук юллар булмавы да бик борчый.
– Эшли башлавыма берничә көн генә үткән иде Мәлки якларына барырга чыктым. Машинам белән көчкә барып кайттым да уйлыйм. Анда яшәүче халыкка хастаханәгә, яки берәр белешмә алыр өчен Апаска килү “сират күпере” кичү белән бер икән дип. Ләкин мәсьәләне җиңел генә хәл итеп булмыйсын аңлый идем, - дип сөйли Әбделхәй Нәбиуллович.
Бервакыт район партконференциясенә, ул вакытта ТАССР Министрлар Советы рәисе Минтимер Шәрипович Шәймиев килә.
– Минтимер Шәрипович, Сезнең папкада безнең кимчелекләр язылган кәгазьләр ята. Без ул проблемаларны хәл итү өстендә эшлибез. Бик зур үтенечебез бар. Апасны Казан белән асфальт юл аша тоташтырырга ярдәм итсәгез иде, - дип халык исеменнән үтенечен җиткерә. Шулай итеп хөкүмәтнең аңлавы һәм ярдәме белән эш башланып китә. Воронеж өлкәсендәге тау казылмаларын эшкәртү заводы директоры исеменә Министрлар кабинетыннан хат алып юлга кузгала. Зур сөйләшүләр алып барулар җиңел булмый. Кирәге чыгар әле дип алып барган чәшке бүрек тә үз хуҗасын таба.
Хәтта КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Г.И. Усманов ярдәме белән тимер юл станциясе начальнигының Новосибирскта эшләүче кызына фатирга ордерга кадәр бирелә.
– Атна-ун көн дигәндә, 100 вагон вак таш кайтып тулды. Каратун станциясендә зур гына вак таш тавы барлыкка килде. Чәчү эшләре тәмамланганнан соң барлык техниканы юл эшенә куйдык. Колхозларга участоклар бүлеп бирдек. Районда өч асфальт завод эшләде. Шул ук елны Югары Ослан чигенә 30 чакрым асфальт юл салдык. Казанны Апас, Кайбыч һәм Буа белән тоташтырдык, - дип искә ала Әбделхәй Нәбиуллович.
Бер үк вакытта газлаштыру эшенә дә керешәләр. Район Советы башкарма комитеты рәисе буларак аңа яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары, кибетләр салырга, искеләрен төзекләндерергә, халыкка медицина, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә.
Әбделхәй Хәйрулловны 1983 нче елда КПССның Апас райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1990-1992 елларда Апас район Советы рәисе вазифасын башкара.
Әтисенең акыллы киңәшләре ярдәм итә.
Нинди генә вазифалар башкарса да әтисенең кинәшләрен онытмый ул. – Җитәкче һәрвакыт кешеләр белән эшли. Алар турында кайгырт, ярдәм сорап килүчеләр булса, хәлеңнән килгәнчә булыш. Хәлеңнән килмәсә буш вәгъдә бирмә, сәбәбен аңлатып бир. Кешеләрне юкка рәнҗетмә. Керәреңнән элек чыгарыңны уйла, дигән әйтемне дә онытма дип әйтте миңа әти колхоз рәисе итеп билгеләнгәч, - дип искә ала Әбделхәй Нәбиуллович. Күңеленә сеңеп калган бер вакыйганы искә төшерә. Апас райкомы беренче секретаре булып эшләгән чоры. Кышкы салкын көндә кабинетына таякка таянып бер әби килеп керә. Кызылтау авылыннан кадәр килгән. Әби белән сөйләшә торгач ялгыз яшәве, ягарга бер генә дә утыны югы ачыклана. Җитәкче ике дә уйлап тормастан Кайбыч урман хуҗалыгы директоры Илгиз Хаффазовичка шалтырата. Бер сәгать тә үтми ярган утын төягән машина килеп тә җитә. Әбине дә утыртып кайтарып җибәрәләр. Икенче көнне барлык өлкә җитәкчеләрен җыеп әлеге мәсьәлә буенча җитди сөйләшү була. Район буенча 585 ялгыз яшәүче әби барлыгы ачыклана, алар өчен махсус утын фонды булдырыла, алар һәрдаим игътибар үзәгендә була.
Әбделхәй Нәбиуллович үзгәрешләрне алдан сизеп, эшчәнлегендә һәрчак алдан атлый. Беренчеләрдән булып аренда ысулын куллана башлый. Шуның нәтиҗәсендә барлык хуҗалыклар да акчаны санап эш итә башлый. Айлык хезмәт хаклары күтәрелә, яңа йортлар калкып чыга, өйләренә газ, су кертелә. Апас районы ул вакытта табыш алу буенча республикада гына түгел СССРда беренче урынга чыга.
Партия заманында мәчет ачарга рөхсәт бирә.
Көчле партия заманы, фәнни атеизм шартларында үсәргә туры килсә дә әниләре балаларын дини тәрбия кысаларында тәрбияли.
– Күңелдә Аллага ышану бар иде. Авылда мәчет булмаса да, әтиләр җыелып барган йортка барып җомга намазларын укый идек, - дип искә ала ул заманнарны. Партия заманы булуга карамастан Апаста беренче мәчет Әбделхәй Нәбиуллович хәер-фатихасы белән ачыла. Апас урамында азан тавышы ишетә дә, мулланы райкомга чакырта. “Сез кача-поса азан әйтеп йөрмәгез, менә сезгә бушаган Сбербанк бинасы. Чистартыгыз, манара куегыз ди”. Шуннан соң авылларда мәчет салуга керешә башлыйлар.
Сүз бирдеңме – үтә!
Әбделхәй Нәбиуллович эшләгән елларда социаль мәсьәләләрне хәл итү белән бергә, яшьләргә һәм төрле буын вәкилләренә тәрбия бирү мәсьәләсе дә күз уңында тора. Иптәшләр суды, хокук буенча координацион Советлар, халык контроле, хатын-кызлар, ветераннар оешмалары кебек җәмәгать оешмалары актив эш алып бара. Шулай ук кадрлар әзерләү, тәрбияләү мәсьәләсенә зур урын бирә. Нинди генә вазифада эшләсә дә Әбделхәй Нәбиулловичның принцибы бер: “Сүз бирдеңме – үтә”. Кул астында эшләүче җитәкчеләрдән дә шуны таләп итә.
Әбделхәй Нәбиуллович үзе белән эшләгән җитәкчеләрне бүген дә хөрмәтләп искә ала. Алар – Фәрит Касыймов, Мәхмүт Сәлахов, Фәрит Рәхимов, Рәшит Дәүләтшин, Рифкатъ Ярмөхәммәтов, Хәмит Вәлиев, Рөстәм Гаффаров, Әнвәр Ибраһимов, Хәмит Мингалиев, Таһир Ибраһимов, Лилия Нәҗиева, Мәръям Хәеровалар һәм тагын бик күпләр.
Гаилә - җитәкченең горурлыгы.
Ышанычлы тормыш юлдашы булу да җитәкче эшендә мөһим роль уйный. Тормыш иптәше Зәһирә апа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Зәһирә ханым бар гомерен кеше сәламәтлеге сагында торуга багышлый.
– Мин балаларымны тәрбияләүне әниләренә тапшырдым, ә үзем матди якны кайгырттым, - ди гаилә башлыгы. Балалары барысы да югары белем алып, тормышта үз урыннарын тапканнар. Әти – әниләрен шатландырып яшиләр һәм эшлиләр.Апас районы үсешенә 13 ел гомерен биргән Әбделхәй Нәбиуллович шушы көннәрдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүген ул матур эз калдырган үткәннәргә борылып карап, тагын бер кат нәтиҗә ясый һәм дә горурлануын яшерми.– Халык белән килешеп, аңлашып эшләдек. Апаста гомеремнең иң күңелле чоры үтте дип саныйм, - диде юбилярыбыз.
Нет комментариев