Әҗем авылында яшәүче яраткан сеңелебез Вилданова Ландыш Мөдәрис кызының 24 октябрьдә матур юбилее
Кадерлебез безнең! Бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа саулык-сәламәтлек, эшеңдә уңышлар, Фаил белән тигезлектә, күңел тынычлыгында, балалар игелеген, оныклар шатлыгын күреп, дус-туганнар хөрмәтен тоеп яшәвегезне телибез.
Янәшәңдә булсын Фаилең, балаларың,
Оныкларың чабып йөрсеннәр.
Киләчәккә барыр юлларыңны
Ак чәчәкләр генә күмсеннәр.
Изге теләкләр белән – Апаста яшәүче җизнәң, апаң, балаларыбыз, оныкларыбыз. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев