Каратунда яшәүче хезмәттәшебез Зәйнуллин Марат Фәрит улы 20нче февраль көнне туган көнен билгеләп үтә
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне чын йөрәктән истәлекле көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балалар игелеге, озын гомер телибез. Алдагы тормышыгызда да дус-туганнарыгызның һәм хезмәттәшләрегезнең ихтирамын тоеп, күңел тынычлыгында,¸шатлык-куанычлар белән яшәргә язсын. Бар уй-хыялларыгыз чынга ашсын, өметләрегез аклансын.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланамый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Хөрмәт белән – “Апастово-информ“ һәм “Апас хәбәрләре“ коллективлары.
Нет комментариев