Кече Күккүз авылында туып үскән, хәзерге вакытта Апаста яшәүче әниебез Мингәрәева Сания Фәйзрахман кызы 10 гыйнварда 55 яшьлек юбилеен каршылый.
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Сине хөрмәт итеп – балаларың Альбина-Айнур, Раиф-Илүзә, оныкларың Азалия, Азамат.
Нет комментариев