Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хезмәттәшебезгә җылы сүз

23 апреля 2022, 07:00

298

0

0

Хезмәттәшебезгә җылы сүз
Хезмәттәшебезгә җылы сүз
Хезмәттәшебезгә җылы сүз
Хезмәттәшебезгә җылы сүз

Кулында – каләм, күңелендә – иҗат ялкыны

Хөрмәтле хезмәттәшебез, журналист, газетабызның җаваплы сәркатибе  Шиһабиева Ләйлә Искәндәр кызы 23 апрельдә истәлекле гомер бәйрәмен -  юбилеен каршылый.

Ләйлә өчен журналистика һөнәр генә түгел, ә тормыш рәвеше. Аның иҗат ялкыны белән янып яшәве, тирә-юньдәге матурлыкны, табигатьне өзелеп сөюе, һәр җан иясен күңеле белән аңлавына да сокланмый мөмкин түгел. 23 ел “Йолдыз” газетасы укучыларын үзенең гыйбрәтле язмалары, эчтәлекле мәкаләләре белән сөендерә ул. Район тормышын, гади авыл кешеләренең намуслы хезмәтен, кул осталарын, өлкән абый-апаларның үрнәк тормыш юлын “Йолдыз” битләреннән тыш, республика матбугаты аша барлык Татарстан халкына таныта. Соңгы елларда газета укучылар аны төрле гыйбрәтле язмышлар, мәхәббәт тарихлары сурәтләнгән хикәяләр авторы буларак та белә башлады. Аның ике хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Хезмәттәшебез һәр елны зур иҗат уңышлары белән төгәлли. Күп кенә республика конкурсларында катнашып, җиңүләргә ирешә.

Ләйлә газетага кызыклы язмалар әзерләү белән беррәттән төгәллек, тирән белем һәм осталык таләп итүче җаваплы сәркатиб вазифасын да башкара. Укучы өчен кызыклы булган темалар эзли, “Йолдыз” битләренә чыгучы һәр язманы үз күзләре аша кичереп, мәгънәсенә төшенеп, басмага әзерли. Безгә дә ярдәм итәргә, киңәшләрен бирергә өлгерә.

Хезмәтендә, райондашлар арасында олы хөрмәт казанган Ләйләбез тормышта уңган хуҗабикә, тормыш иптәше Илфат өчен сөекле хатын, улы Ленар һәм кызы Илүзә өчен назлы әни, газиз әти-әнисенә кайгыртучан бала, туганнары өчен өзелеп торучы сеңел һәм апа. Тирә-юнендәге һәркемгә – хезмәттәшләренә, күршеләренә, дусларына, сыйныфташларына, авылдашларына, белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәренә ихтирамы зур аның.

Хөрмәтле хезмәттәшебез Ләйлә! Сине туган көнең белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Күңелеңдәге иҗат ялкыны сүнмәсен, кулыңнан каләм төшмәсен. Гаиләң тигезлегеңдә, балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, якыннарың, дусларың янәшәсендә, сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән гомер кичер!

Хөрмәт белән – “Апастово-информ” һәм “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев