Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе режиссеры Сабиров Айдар Фәгыйль улы 21 мартта күркәм юбилеен билгеләп уза.

21 марта 2022, 10:54

294

0

0

Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе режиссеры Сабиров Айдар Фәгыйль улы 21 мартта күркәм юбилеен билгеләп уза.

Хөрмәтле Айдар Фәгыйлевич! Сезне чын күңелдән түгәрәк гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Иҗади сәләтегезгә, ярдәмчел һәм олы йөрәкле булуыгызга сокланабыз. Сезгә киләчәк тормышыгызда бары уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез. Гаилә тигезлегендә, балалар сөенече күреп, озын гомер итегез.
Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
Кояшларга тиңе гомернең.
Иң изге теләкләр, олы хөрмәт белән – “Апастово-информ“ һәм “Апас хәбәрләре“ коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев