Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Апас хәбәрләре” телекомпаниясенең шеф-редакторы Сөнгатуллина Гөлнара Рөстәм кызы 11 майда туган көнен билгеләп уза
Гөлнара Рөстәмовна! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Кояш кебек балкып, һәрчак елмаеп-көлеп, бүгенгедәй гүзәл һәм яшь булып озын-озак яшәвеңне телибез. Гаиләң тигез, томышыңда бар да әйбәт булсын, хезмәтеңдә уңыш арты уңыш килсен.
Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә.
Олы хөрмәт белән – “Йолдыз”лылар һәм “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе коллективы.
Нет комментариев