Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Апас хәбәрләре” телекомпаниясенең шеф-редакторы Сөнгатуллина Гөлнара Рөстәм кызының 11 майда туган көне
Гөлнара Рөстәмовна! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Син безнең өчен җитез, тырыш, өлгер хезмәттәшебез, сәләтле җитәкче, очлы каләмле иҗатташыбыз булсаң, гаиләңдә менә дигән хуҗабикә, кайгыртучан хатын һәм назлы әни. Тормышка карашың, яшәү тәмен аңлый белүең белән аерылып торасың. Синең киләчәктә дә гаилә җылысын тоеп, пар канатың - Фирдүсең янәшәсендә, балаларың шатлыгын күреп, бик тә бәхетле яшәвеңне телибез. Хезмәтеңдә бары тик уңышлар юлдаш булсын!
Синең көләч, матур йөзләреңнән,
Елмаюлар мәңге китмәсен.
Кояш нуры чәчкән күзләреңнән
Бәхет нуры һич тә сүнмәсен!
Олы хөрмәт белән – “Апастово-информ” һәм “Апас хәбәрләре” коллективлары.
Нет комментариев