Хөрмәтле хезмәттәшебез Низаметдинов Илшат Вахит улы 29 мартта үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк.
Мәгариф өлкәсендә саллы өлешен керткән, олы җанлы, киң күңелле хезмәттәшебезне чын күңелдән тәбрик итәбез. Илшат абый! Тормышта син һәрчак тырыш, уңган, ныклы рухлы, безгә үрнәк булдың. Киләчәгең саулык-сәламәтлек, бәхеттә үтсен. Сиңа озын гомер, балаларыңның ихтирамын тоеп, Гөлнур апа белән тигезлектә, шатлыклы мизгелләр кичереп яшәргә насыйп итсен.
Гади, сабыр, олы җанлы да син.
Кылганнарың бары изгелек.
Авырлыксыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр юллап, профсоюз оешмасы исеменнәе, Каратун урта мәктәбе коллективы.
Нет комментариев