Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Көлкәш авылында туып үскән әтиебез Шакиров Расыйх Хәбибрахман улы һәм әниебез Шакирова Мөкәррәмә Җәббар кызының 7 майда бриллиант туйлары

07 мая 2018, 08:48

996

0

0

Көлкәш авылында туып үскән әтиебез Шакиров  Расыйх Хәбибрахман улы  һәм әниебез Шакирова Мөкәррәмә Җәббар кызының 7 майда бриллиант туйлары

Әтиебез һәм әниебез! Сез никахка кергән көннән бирле 60 ел гомер үтеп тә киткән. Шул гомер эчендә күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез, тормышның ачысын да, төчесен дә татыдыгыз. Тормыш авырлыкларына бирешмичә бер - берегезгә терәк булып, бер - берегезне күз карашыннан аңлап тату һәм тыныч яшәдегез һәм яшисез. Тырыштыгыз шушы матур тормыш өчен инде рәхәтен дә бергә күрегез. Безнең өчен бик кадерле, газизләрдән газиз булган әти һәм әни!

Бриллиант туегыз белән кайнар котлыйбыз. Барысы өчен дә мең - мең рәхмәт Сегә! Сезгә алдагы тормышыгызда иминлек, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек, тигезлек теләп калабыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча яшәвегезне телибез.

Рәхмәт сезгә әти - әни!

Ярый әле икәү яшьлектә,

Бер - берегезгә очырап табышкансыз.

Кавышкансыз безнең бәхеткә.

Сез булганга әти - әни

Нигезебез нурлы - сөйкемле.

Адашканда һәрчак юл күрсәтеп

Яныгызчы йолдыз шикелле.

Иң изге теләкләр теләп балаларыгыз: Ләлә, Алсу – Мөнир, Алберт – Мәдинә, Ләйсән – Фәнис, 7 онык, 9 оныкчык.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев