Коштавылында туып, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә тормыш иптәше Зөбәрҗәт белән гомер итүче, кадерледән-кадерле бердәнбер ир туганыбыз Галиуллин Наил Гарифулла улына 10 апрельдә 55 яшь тула
Сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Син безнең олы җанлы, киң күңелле туганыбыз, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Без тырышлыгыңа, хезмәт сөючән, намуслы булуыңа сокланабыз. Тормышны сөйгәнгә, хезмәтне яратканга синең эшләгән эшләрең бик зур бәяләнде, күпсанлы Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр, Рәхмәт хатлары һәм “Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде. Син сөекле тормыш иптәшеңә ныклы терәк, 2 улыңа кирәк вакытта йомшак күңелле дә була белгән, таләпчән дә, яраткан әти дә син. Улларыңны үз үрнәгеңдә хезмәт сөючән, кешеләрне, тормышны яратучан итеп тәрбиялисең. Аллаһы Тәгалә сиңа тигезлектә, пар канатлы булып, улларың Руслан белән Рөстәмнең, киленнәрең Ләйсән белән Эльвираның, оныгың Ясминәнең рәхәтен күреп, бәхетләренә сөенеп яшәргә язсын.
Син булганда авыл дабар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмабыз, син ул туганыбыз
Безнең терәгебез дисәк.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешик.
Шатлык килсә, бергә уртаклашыйк,
Кайгыларны бергә бүлешик.
Изге теләкләр белән – туганнарың Буадан Рәзинә, Җәвид, Кулангадан Рәмзия, Равил, Каратуннан Рузия, Ринат.
Нет комментариев