Кызыл Тау авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшемнең – әтиебез Гаффаров Шәүкәт Рәшит улының 23 октябрь көнне 60 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа аяз көннәр, матур иртәләр, исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы, әниебез белән тигезлектә безнең – балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, дус-туганнарыңның хөрмәтен тоеп, озын-озак сәламәтлектә яшәвеңне телибез.
Әтиебез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өдгебез. Безне сөендереп озын-озак яшә.
Яшәү маягы син безнең өчен,
Кешелегең белән үрнәк син.
Мең-мең рәхмәт әтиебез сиңа
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң изге теләкләр белән - әниебез Нурия, балаларың Шамил-Резидә, Наилә, оныкларың Булат, Адилә.
Нет комментариев