Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мөшки авылында яшәп, гомер итүче кадерле Ибраһимов Альбертның 10 сентябрьдә туган көне – олуг бәйрәме.

10 сентября 2018, 09:12

849

0

0

Мөшки авылында яшәп, гомер итүче кадерле Ибраһимов Альбертның 10 сентябрьдә туган көне – олуг бәйрәме.

Альберт! Сине ихлас күңелдән бәйрәмең белән котлыйм. Син тормыш кыенлыкларын күп күрдең, сынмадың, сыгылмадың. Балаларыңа  син һәрвакытта әти дә, әни дә. Аларга син һәрвакыт йөрәгеңнән чыккан җылылыгыңны бүләк итәсең.

Улыңны да, кызыңны да үстереп, олы тормышка чыгардың, йөрәк җылың хәзер оныкларга да җитә. Муллыкта, балаларыңның игелеген күреп озын-озак яшәргә насыйп итсен. Авыр булса да, син миңа тормышның матурлыгын күрергә, яшәргә көч бирдең.

Тормыш юлың балкып торсын,

Нурлы булсын күңелең.

Сәламәт бул, шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Туган көнең белән котлап, бүген ниләр теләсәм дә, аз сыман, озын гомер бирсен Ходай сиңа.

Сине котлап Клара.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев