Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Әниебез – олы бәхетебез

29 октября 2018, 11:06

1678

0

0

Әниебез – олы бәхетебез

Апас авылында яшәүче кадерле әниебез Билалова Галия Имам  кызы 29 октябрь көнне үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.

Бу көннәрдә безнең гаиләбездә зур тантана. Без бергәләшәп газиз әниебезнең Билалова Галия олы гомер бәйрәмен каршылыйбыз. Әниебез Галия Билалова тормыш юлы буйлап горур атлый. Сынауларны да нык көч, зур ышаныч белән җиңеп яши белә, хезмәтне дә сөеп, җиренә җиткереп башкара. Әниебез тумышы белән Кызыл-Тау авылы кызы. Алдан авылда, аннан соң Буа районы Кильдураз авылы мәктәбендә белем ала. Клющищеда әзерлек курслары үтеп, аннан соң Лаеш техник-икътисад техникумында белеп алып, хисапчы һөнәрен үзләштерә. Бер ел Шонгаты авылында хисапчы булып эшли. 1973 елда район мәгариф бүлегенә баш хисапчы булып билгеләнә. Һәм 35 ел буе биредә хезмәт куя. Аеруча да җитдилек, тирән белеп, төгәллек таләп итә торган эшкә бөтен гомерен багышлый ул. Хезмәттәшләре белән дә уртак тел табып, дусларча аралашып, ярдәмләшеп эшли алар. Нәтиҗәле хезмәте өчен ул Мәгариф министрлыгының, район җитәкчелегенең дистәләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Районның иң яхшы финансисты исеменә лаек була. “Мәгарифтәге уңышлары өчен” аңа күкрәк билгесе тапшырыла. Бүгенгесе көндә әниебез лаеклы ялда. Уңышларына сөенеп, “Хезмәт ветераны” дигән олы исеме белән горурланып яши ул. Тормышта да әниебез һәрчак үрнәк булырлык уңган хуҗабикә, әтиебез Ароматка ышанычлы тормыш юлдашы, безгә, 3 баласына, гомер бүләк итеп, җылы кочагында үстерүче газиз Ана, назлы дәү әни. Һәркемне ул ачык йөз, сый тулы өстәлләр белән каршы ала.
Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, иң зур шатлыгыбыз, бәхетебез, горурлыгыбыз ул. Еллар үткән саен күңел һаман да әле аның назына омтыла, аның барлыгын, җылысын тоеп яшәү безгә көч бирә. Кадерле, газиз әниебез! Сине олы гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә исән-сау булып, әтиебез белән тигезлектә, газиз балаларыңа, туганнарыңа терәк-ышаныч булып, тынычлыкта яшәргә насыйп итсен!

Иң изге теләкләр белән – балаларың, тормыш иптәшең, барлык туганнарың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев