Олы Болгаер авылында яшәүче Габдрахманов Дамир Хәмит улының 12 декабрь көнне һәм Мөнирә Мәүлет кызының 6 декабрь көнне олы юбилейлары
Кадерле әти-әниебез! Сезне шушы матур юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сезгә.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барсы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Иң изге теләкләр белән – барлык балалар исеменнән яраткан кызыгыз Алинә.
Нет комментариев