Сезнең хезмәт – гомер китабы Һәрбер бите алтын хәрефтән...
9 ноябрьдә озак еллар район белән җитәкчелек иткән Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Рәсәй Федерациясенең Атказанган тегермәнчесе, Ватан алдындагы казанышлары өчен икенче дәрәҗә ордены, бик күп медальләр, грамоталар, рәхмәт хатлары иясе, үз халкының яратуын, хөрмәтен яулаган олы шәхес Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин 70 яшьлек олы юбилеен каршылый. Гомер юлына күз салып, үткән тормышындагы кайсы гына көнгә тукталса да, аның горурланып сөйләрлек бихисап эшләре, яулаган казанышлары бар.
Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллинның халык өчен, райондашларның уңайлы, җайлы, матур тормышы өчен куйган көчен, башкарган хезмәтләрен санап бетерә торган түгел. Туган җиренә булган мәхәббәте, фидакарь тырышлыгы, максатчанлыгы, алдан күрә белүчәнлеге белән зур дәрәҗә, хөрмәт, ихтирам яулады ул. Эшли дә, эшләтә дә, хезмәт кешесен күрә, бәяли дә белде. Район, аның халкы өчен башкарган бихисап эшләре, кылган гамәлләре белән ул районыбызның гына түгел, ә республика күләмендә дә танылды. Урау юллар аша үткән, сагынып сөйләрлек яхшылыклар, игелекләр кылган, чын үз көче, фидакарьлеге белән данланган, тормышның төбеннән күтәрелгән, туган җиренең чын батыр улы ул.
Хезмәт баскычлары буйлап...
Рәшид Заһидуллин Борнаш авылында туып-үсә. Ата-бабаларының маңгай тире тамган җирдә эшләп, беренче хезмәт чыныгуы ала.
Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Тәтеш совхоз-техникумында укый, соңрак Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Ленин исемендәге колхозда агроном булып эшләп, шактый тәҗрибә туплый һәм 1977 елда Колангы ашлык кабул итү пункты, 1978 елда Каратун ашлык кабул итү пункты директоры урынбасары булып билгеләнә. Бер ел Апас “Сельхозтехника” берләшмәсендә идарәченең транспорт буенча урынбасары вазифаларын башкаргач, Рәшид Заһидуллинны “Путь к коммунизму” колхозында рәис итеп сайлыйлар. Җиң сызганып эшкә керешә, кыска гына вакыт эчендә аны аякка бастыра ул. Дүрт ел эчендә колхоз алдынгылар сафына чыга. Ә матур күрсәткечләрнең, тырышлыкның, йокысыз төннәрнең, тынгысыз көннәрнең нәтиҗәсе булып Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була. Аннан соң 10 ел Каратун ашлык кабул итү пункты генераль директоры вазифасын башкара. Бу еллар әлеге хезмәт коллективының күтәрелеш чоры була. Чүпрәле районының “Алтын башак” Идарә компаниясең Борындык филиалы, “Борындык элеваторы” генераль директоры булып хезмәт куйган елларда да Рәшид Заһидуллинны бары тик уңыш арты уңыш сөендерә, ул сулыш өргән башлангычлар барысы да замана таләпләре белән тәңгәл килә.
Туган җиргә багышланган фидакарь хезмәт
Хезмәтнең тәмен, ямен татырга, хезмәте белән хөрмәт яуларга өлгергән Рәшид Заһидуллин 2005 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев Указы белән Апас районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнә. Беренче эш көнен үк: “Мин Апаска хезмәт итәчәкмен. Хәл итмәслек нәрсә юк ул! Теләк һәм эшләү генә кирәк”, - дип ышанычлы адымнар белән эшкә керешә ул. Башлыкның барлык хезмәтләре, уй-гамәлләре дә тормышка ашып, бүген дә халык күз алдында.
Рәшид Заһидуллин районда яшәгән һәркемгә - олысына да, кечесенә дә, барлык хезмәт һәм һөнәр ияләренә карата да игътибар һәм ихтирам күрсәтте. Көнне-төнгә ялгап эшләүче игенчеләргә, терлекчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә, өлкән буынга, укытучыларга тирән хөрмәт хисләре белән карады. Алтын туйларын билгеләп узучылар да, яңа гаилә коручылар да, тәпи атлап китүче нәниләр дә, олы юбилейларын каршылаучылар да, уку алдынгылары да, спорт бәйгеләрендә, үзешчән сәнгатьтә уңышка ирешүчеләр дә игътибардан читтә калмады.
Рәшид Заһидуллинның балаларны, яш үсмерләрне, яшьләрне чын аталарча кайгырта белүе дә зур игътибарга лаек булды. Яшьләрне яман гадәтләрдән аралау, киләчәкләрен якты, матур, өметле итүне, ышанычлы, сәләтле, алдынгы карашлы алмаш тәрбияләүне дә максат итеп куйды ул. Сабан туенда бил алышкан яшь батырларның машиналы булу хыялын чынбарлыкка ашырды. Районда Халыкара балалар көнен зурлап уздыру да матур традициягә әверелде. Республика бәйгеләрендә уңыш яулаган балалар махсус
сертификатларга ия булдылар. Уку алдынгылары, спортта казанышлары булган балалар, якыннарын югалтучылар бушлай юллама белән җәйге ялларын Кара диңгез буйларында уздыру бәхетенә ирештеләр.
Барысы да халык өчен
Һәркем белә: Рәшид Заһидуллин эшләгән елларда район бик зур үзгәрешләр кичерде. Район үзәгенә һәм авыл җирлекләренә яңа сулыш өрелде. Бер-бер артлы мәһабәт биналар калыкты, уңайлылыклар артканнан артты. Дүртиле, Караборнаш, Иске Әнәле, Дәвеш, Шәмәк, Чирмешән, Югары Ындырчы, Тәүгелде, Болынбалыкчы авылларында, Заготзерно бистәсендә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, Иске Йомралыда ветеринария пункты, Шонгатыда амбулатория, Акхуҗада мәчет төзелеп, кулланышка тапшырылды. Аюкөйдергән, Әлмәндәр, Зур һәм Кече Болгаер, Зур Күккүз авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь төзекләндерелде. Үзәк хастаханә дә яңарыш кичерде. Апаста ЗАГС һәм җәмәгать суды биналары ачылды. “Набережная” ял үзәге, Туган якны өйрәнү музее янкормасы, андагы экспонатлар бөтен илгә танылды. Балалар һәм спорт мәйданчыклары көннән-көн артты, Чирмешән, Кильдураз, Апас, Зур Күккүз, Каратун, Акхуҗа мәктәпләре, Апасның “Кояшкай” һәм “Салават күпере”, Морзаларның “Умырзая”, Каратунның “Гөлчәчәк”, Карамасарның “Каенкай” балалар бакчалары төзекләндерелде. Свияжныйның “Ләйсән” балалар бакчасы, Иске Әнәле авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы сафка басты. Борнаш балалары да заманча мәктәптә белем алу бәхетенә иреште. Дүртиле, Карабай, Югары Акхуҗа, Иске Әнәле, Югары Балтай, Кильдураз авылларында клублар төзелде. Аюкөйдергән һәм Кызыл-Тау авылларында күпфункцияле үзәкләр ачылды. Дәвеш, Олы Бакырчы, Әлмәндәр, Ябалак, Болынбалыкчы клублары, Морзалар, Зур Күккүз мәдәният йортлары төзекләнде.
Максатчан программалар нигезендә йортлар салынды, юллар төзелде, сулар кертелде. Район үзәгендә батырлар истәлегенә төзелгән Мемориаль комплекс, “Алтын алка” Боз сарае, “Дельфин” йөзү бассейны, “Апас” универсаль спорт комплексы, “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе, “Сәләт” балалар иҗат үзәге, замана таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән хастаханә, Каратундагы асфальт заводы, Каратун ашлык кабул итү бистәсендәге тегермән, Дәвештә ел әйләнәсе хезмәт күрсәтүче “Зөя” ял-сәламәтләндерү үзәге Рәшид Заһидуллин хезмәтенә бүген дә һәйкәл булып тора. Яңа, җылы, барлык уңайлыклары булган йортларда яшәүче ветераннар, аларның якыннары әле дә күз яшьләре аша рәхмәт әйтә. Рәшид Заһидуллин башлангычы белән булдырылган Батырлар мемориаль комплексы яныннан кеше бүген дә өзелми. Данлыклы якташларыбызның, Ленин орденнары кавалерларының, Татарстан, район җитәкчеләренең, СССР, Россия һәм Татарстанның Атказанган хезмәткәрләре дәрәҗәләренә лаек булган апаслыларның рәсемнәре һәм исемнәре мәңгелек тарих булып яши. Апасның гөлбакчага әверелүе дә, заманча яктыртылган урамнардан йөрүебез, брусчатка түшәлгән тротуарлардан атлавыбыз да Рәшид Заһидуллин эшләгән елларның бер казанышы.
Нет комментариев