Свияжный бистәсендә яшәүче Курамшина Флера Афзал кызының 25 августта 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әнкәебез! Без сине матур юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән, кайгы-хәсрәт күрми, җан тынычлыгында үтәргә язсын, балалар, оныклар шатлыгына сөенеп яшәвеңне телибез.
Олы бәйрәм белән тәбриклибез
Күркәм юбилеең көнендә.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән – Наил-Фирдәүс, Фаил-Илсөяр, оныкларың. Бу теләкләргә кода-кодагыең, барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев