Табигатьнең алтынга төренгән бер мизгелендә - 1 октябрь көнне күркәм бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез
Бу бәйрәм аша без үзләренең фидакарь хезмәтләре хөрмәт казанган, матур тормыш үрнәге күрсәткән өлкәннәребезгә ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез безнең алтын хәзинәбез, терәгебез, киңәшчебез. Нинди эшкә тотынсак та, сездән киңәш сорыйбыз, Фатиха алабыз. Хезмәтегез, барлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сезгә исәнлек-саулык, озын гомерләр, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы телим.
Равил Хисаметдинов, Апас муниципаль районы башлыгы.
Нет комментариев