Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сария Харис кызы бүген истәлекле юбилеен каршылый

Хөрмәтле Сария Харисовна! Сезне чын йөрәктән күркәм юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, хезмәт уңышлары, балалар, оныклар куанычы, бәрәкәтле тормыш телибез. Сез хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә килергә әзер торучы олы йөрәкле кеше булып үзегезне таныттыгыз. Киләчәктә дә халык ихтыяҗын канәгатьләндерүче игелекле хезмәтебездә бердәм булып, ярдәмләшеп эшләргә язсын.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Хөрмәт белән – Равил Хисаметдинов, Апас муниципаль район башлыгы, Гүзәл Хилавиева – кеше хокукларын яклау буенча җәмәгать ярдәмчесе.
Нет комментариев