Зур Күккүз авылында яшәүче әтиебез Зәйнуллин Илфар Миннебай улының 10 июльдә 50 яшьлек юбилее

Кадерле,әтиебез! Сине олы бәйрәмең – 50 яшьлек юбилеен белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Әниебез белән пар канатлар булып, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан жылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, озак еллар безне куандырып, безгә үрнәк булып яшәгез!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Ике балаңны кадерләп үстереп, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа,әтиебез!Без сине бик яратабыз!
Ин изге теләкләр белән - әниебез, балаларың Сиринә - Илназ, Данил.
Нет комментариев