Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

5 солдат анасы

Гөлҗиһан апа Мәрдегалимованың капкасыннан килеп керү белән гөлбакчага эләккәндәй булдык. Нинди генә төр чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш юк биредә.

Лаеклы ялга чыкканчы фермада эшләгән Гөлҗиһан апа тик кенә торырга күнекмәгән шул. Үзенең 5 баласы янына апасының улын да сыйдырган ул. "Балалар кечкенәдән хезмәт итеп, фермада безгә булышып үстеләр, тыңлаучан, максатчан булдылар. Бүген дә аларның зур ярдәмнәрен тоеп яшим", - ди бәхетле ана. Тик, 5 ел элек тормыш иптәшен югалтуы гына моңсулык өсти аңа. Мәрдегалимовларның 5 уллары да хәрби хезмәт юлы үткәннәр. Кыю, булдыклы 5 солдат үстерүе белән горурлана ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев