Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ашыгыз тәмле булсын!

"Татавтодор" ның Апас районара юл төзелеше филиалында киң колачлы эшләр чорында төрле объектларда 170 кә якын кеше хезмәт куя. Аларны эшкә махсус көйләнгән уңайлы 6 автобус алып бара һәм алып кайта. Юл төзүчеләребезне бүген республиканың Идел аръягындагы 8 районда да очратырга мөмкин. Аларга төшке һәм кичке аш-суны районара юл төзелеше...

"Татавтодор" ның Апас районара юл төзелеше филиалында киң колачлы эшләр чорында төрле объектларда 170 кә якын кеше хезмәт куя. Аларны эшкә махсус көйләнгән уңайлы 6 автобус алып бара һәм алып кайта. Юл төзүчеләребезне бүген республиканың Идел аръягындагы 8 районда да очратырга мөмкин. Аларга төшке һәм кичке аш-суны районара юл төзелеше идарәсенең Каратун төп җитештерү базасы ашханәсендә әзерлиләр һәм шул ук автобуслар белән эш урыннарына тараталар.

- Без нибары 6 гына бөртек инде, - ди үзе җитәкләгән уңган коллектив турында тыйнак кына итеп, мөлаем йөзле ашханә мөдире Ольга Сафина. - Пешекчеләр Кафия Габетдинова, Әклимә Камалова, ашханә эшчеләре Гөлгенә Җәләлиева, Роза Багитова һәм Әлфия Ходжатова үз эшләренең чын осталары. Төп идарә административ бинасының бер канатында сезонда Апаска эш командировкасы буенча килүчеләр өчен уңайлы кунакханә дә бар. Вакытлыча анда яшәүчеләр өчен дә безнең ашханәбез ишекләре тәүлек буе ачык.

Биредәгедәй тәмле, "швед өстәле" технологиясе буенча берничә төрдә әзерләнгән аш-су, кондитер цехында пешерелгән төрледән-төрле татлы камыр ризыкларын үзләрен затлы дип санаган кафе-рестораннарда да бик сирәк очратасың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: столовая