Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталыннан айлык түләү гаризалар буенча озайтыла

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр фонд сайтындагы яисә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә, яки күпфункцияле үзәккә шәхси визит барышында бирергә мөмкин булган гариза буенча озайтыла.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан ай саен түләнә торган түләү 2018 елның гыйнварыннан соң икенче бала туган гаиләләргә бирелә, аларның уртача кереме хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән 2 тапкырдан артмый. 
          Татарстан Республикасында  яшәү минимумының күләме - 23 448 сум.  2021 елда билгеләнгән айлык түләү  - 9713 сум, быел яңа билгеләнгән түләүләр өчен -10 433 сум тәшкил итә. Әлеге төр түләүне республиканың 1,8 мең гаиләсе ала.
          Гаилә бу түләүне икенче балага 3 яшь тулганчы  ала. Һәр түләү чоры бер елга исәпләнгән. Икенче балага бер яки ике яшь тулгач, сертификат хуҗасына, гаиләнең түләү алуга хокукын раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
          Күпчелек гаиләләргә үз керемнәрен расларга кирәк булмаячак, чөнки Пенсия фонды бу мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә җыя. Мәгълүматлар Пенсия фондының, социаль тәэминат Бердәм мәгълүмат системасының (ЕГИССО) һәм ведомствоара хезмәттәшлек системасының үз мәгълүматларыннан алына, анда  Федераль салым хезмәте мәгълүматлары да керә.
          Ата-аналарның берсе хәрби, коткаручы, полиция  яки башка көч ведомствосы хезмәткәре булган, яисә,  гаиләдә кемдер стипендияләр, грантлар һәм фәнни яки уку йортының башка түләүләрен алган очракта табыш күләме расланмый. 
          "Ана капиталыннан түләү сорап язылган гаризаны икенче бала туганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин. Пенсия фондына бала тугач алты ай узганчы мөрәҗәгать иткән очракта, акча бала туган яки уллыкка алынган көннән түләнәчәк һәм гаилә пособиене узган айлар өчен дә алачак. Алты айдан соңрак мөрәҗәгать иткәндә, түләү, закон нигезендә, гариза биргән көннән башлана”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев