Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас халкы йөгерү көнендә бердәм катнашты

22 сентябрьдә районның үзәк стадионы чын бәйрәм төсен алды. Биредә "Милләтләр кроссы-2013" ярышлары узды. Атна буе дәвам иткән көзге яңгыр да, туктап, сәламәт яшәү рәвешен алып баручы райондашларга ярышырга, ял итәргә мөмкинлек бирде. Төрле яшьтәге райондашлар җитезлектә көч сынашты. Шулай ук йөгерү көненә гаиләләре, дуслары, хезмәттәшләре белән чыгучылар да күп...

22 сентябрьдә районның үзәк стадионы чын бәйрәм төсен алды. Биредә "Милләтләр кроссы-2013" ярышлары узды.

Атна буе дәвам иткән көзге яңгыр да, туктап, сәламәт яшәү рәвешен алып баручы райондашларга ярышырга, ял итәргә мөмкинлек бирде. Төрле яшьтәге райондашлар җитезлектә көч сынашты. Шулай ук йөгерү көненә гаиләләре, дуслары, хезмәттәшләре белән чыгучылар да күп иде. - Мин бер генә көнемне дә спорттан башка уздырмыйм. Кышын чаңгыда чыгам, язын, җәен, көзен йөгерәм, гер күтәрәм. Бу спорт бәйрәменә дә бик теләп, хәзерләнеп килдем, - ди үз яшьтәшләре арасында беренче урынны алучы ветеран укытучы Әгъзам Хәмидуллин. Ярышның иң өлкән катнашучысы - 75 яшьлек Рәшит Шәйхиев иде. Ул да яшьләрдән калышмыйча, билгеләнгән араны "ых" та итмичә чабып килде. - Аптырыйм, мондый чаралардан читтә калган яшьләргә, ничек инде үзеңнең сәламәтлегеңә битараф булырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнгәч, кәеф тә күтәрелә, аппетитың да ачыла, сулыш та киңәя. Һәр спорт чарасының үзәгендә булуымның төп сәбәбе дә яшьләрне үз артымнан өндәү, - ди иң өлкән катнашучы Рәшит абый. Спорт бәйрәменә сәламәтлекне беренче урынга куйган дәү әти оныклары белән килгән иде.

Коллективларның бердәмлеге спорт ярышларында аеруча ачык чагыла. Мисал өчен, прокуратура хезмәткәрләре "Милләтләр кроссы"на бердәм булып, гаиләләре белән чыкты. - Без республикакүләм ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаган коллектив. Мондый бәйгеләргә бик теләп чыгабыз һәм ялыбызны файдалы үткәрәбез, - ди Энҗе Хәбибуллина. Шулай ук район эчке эшләр бүлеге коллективы да ярышта бердәмлек күрсәтте. Хокук сакчылары төрле яшь категориясе буенча алдынгы урыннарны шактый яулады.

Йөгерү көне әти-әниләренә ияреп килгән нәни балалар, укучылар өчен дә күңелле бәйрәм булды. Каратуннан 3 яшьлек Риназ Исмәгыйлев олылар белән беррәттән йөгереп, бу көнне үз көче кергән беренче бүләген алды. Апастан Шакировлар, Имаметдиновлар, Гатиннар гаиләләре барча райондашларга үрнәк күрсәттеләр.

Тамашачылар ярышчыларга көч-куәт өстәп, җиңүләргә дәртләндереп тордылар. Шунда ук җыр-моң тынып тормады, шашлыгы пеште, чәе кайнады.

"Милләтләр кроссы - 2013"нең җиңүчеләре

Оешмалар арасында, хатын-кызлардан: I - Людмила Кузьмина (район мәгариф бүлеге), II - Гөлназ Вәлиуллина ("Сәләт"), III - Ләйсән Гайфетдинова (социаль яклау бүлеге); ир-атлардан: I - Илдар Дәүләтшин (эш һәм мәшгульлек үзәге), II-III - Рәис Бәдретдинов, Алмаз Габдрахманов (эчке эшләр бүлеге).

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында, егетләрдән: I - Илфат Гайфуллин (Зур Күккүз), II - Илшат Ибәтуллин (Дәүләки), III - Илнур Мостафин (Йомралы); кызлар арасында: I - Альбина Хәбибуллина (Зур Күккүз), II - Диләрә Садыйкова (Болынбалыкчы), III - Снежана Листратова (Т. Черкене).

Урта мәктәпләр арасында, кызлардан I - Фирүзә Бәдертдинова (Чирмешән), II - Язилә Гыймранова (Каратун), III - Диана Хәбибуллина (Зур Күккүз); егетләрдән: I - Рафис Сабирҗанов (аграр көллият), II - Илфар Хафизов (Борнаш), III - Раил Гайнетдинов (Зур Күккүз), Айдар Садриев (Каратун).

Команда беренчелегендә: төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: I - Т. Черкене, II - Дәүләки, III - Борнаш; урта мәктәпләр арасында: I - Каратун, II - аграр көллият, III - Зур Күккүз.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов барлык ярышта катнашучыларны спорт бәйрәме белән тәбрикләп, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Калган фотоларны шушы адрес белән кереп карый аласыз http://vk.com/album151616975_180115342

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев