Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас һәм Орехово-Зуево арасы ерак түгел

6-9 май көннәрендә Апас муниципаль район делегациясе составында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов һәм Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов Мәскәү өлкәсе Орехово-Зуево шәһәрендә "Тугандаш шәһәрләр" очрашу-форумында катнаштылар. Анда Белоруссиядән, Сербиядән, Татарстанның Апас районыннан һәм башка төбәкләрдән вәкилләр Орехово-Зуево шәһәр округы хакимияте башлыгы Олег Апарин белән очраштылар....

6-9 май көннәрендә Апас муниципаль район делегациясе составында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов һәм Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов Мәскәү өлкәсе Орехово-Зуево шәһәрендә "Тугандаш шәһәрләр" очрашу-форумында катнаштылар. Анда Белоруссиядән, Сербиядән, Татарстанның Апас районыннан һәм башка төбәкләрдән вәкилләр Орехово-Зуево шәһәр округы хакимияте башлыгы Олег Апарин белән очраштылар. Биредә катнашучы тугандаш шәһәрләр һәм Орехово-Зуево арасында мәдәни, икътисади чаралар белән аралашу, уртаклашу һәм шәһәрдә шушы мәсьәләләрне тормышка ашыру буенча вәкаләтле вәкилләр булдыру мәсьәләсе дә каралды. Орехово-Зуево шәһәре һәм аның бистәсендә татар диаспорасы әгъзасы, шәһәрнең җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашучы Илдар Измайлов белән эшлекле сөйләшү дә булды. Тәэсирле очрашу мизгелләре һәм нәтиҗәләре белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин да даими кызыксынып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев