Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска моңнар кайтты

Район мәдәният йортында авыл җирлекләре арасында оештырылган үзешчән сәнгать осталары фестиваленең гала-концерты узды. Сәхнә түрендә иң-иңнәр урын алды. Сәнгатькә гашыйк райондашларыбыз арасында 4 яшьлек сабыйны да, 92 яшьлек әби-бабайны да очратырга була иде. Сәхнәдән гармун, тальян моңы агылды. Никадәр талант ияләре яши икән бит тирә-юнебездә. Аеруча актив катнашкан авыл җирлекләре...

Район мәдәният йортында авыл җирлекләре арасында оештырылган үзешчән сәнгать осталары фестиваленең гала-концерты узды. Сәхнә түрендә иң-иңнәр урын алды. Сәнгатькә гашыйк райондашларыбыз арасында 4 яшьлек сабыйны да, 92 яшьлек әби-бабайны да очратырга була иде. Сәхнәдән гармун, тальян моңы агылды. Никадәр талант ияләре яши икән бит тирә-юнебездә. Аеруча актив катнашкан авыл җирлекләре төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде. Аларга Дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды. "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән әлеге үзешчән сәнгать бәйрәмен караганнан соң, чыннан да, авылларыбызга моңнар кайтты дип әйтә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев