Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар акча сайламый

Көз айларында федераль ташламаларга хокуклы булган гражданнар арасында аерым бер дулкынлану сизелеп ала. "Азмы-күпме акчасы да бар, эх, соцпакеттан файдалансаң да әйбәт шул. Дөнья хәлен белеп булмый, дару да кирәк булырга мөмкин", дип уйлаучылар, фикерләшүчеләр шактый була. - Федераль ташламаларга ия булучыларның социаль хезмәт җыелмасына яки акчалата ярдәмгә хокуклары бар....

Көз айларында федераль ташламаларга хокуклы булган гражданнар арасында аерым бер дулкынлану сизелеп ала. "Азмы-күпме акчасы да бар, эх, соцпакеттан файдалансаң да әйбәт шул. Дөнья хәлен белеп булмый, дару да кирәк булырга мөмкин", дип уйлаучылар, фикерләшүчеләр шактый була. - Федераль ташламаларга ия булучыларның социаль хезмәт җыелмасына яки акчалата ярдәмгә хокуклары бар. Социаль хезмәт җыелмасы хәзер 839 сум 65 тиен тәшкил итә. Дарулар буенча - 676 сум 71 тиен, санатор-курорт юлламасы - 100 сум 05 тиен, транспорт буенча - 92 сум 89 тиен. Һәр кеше үзе өчен дөрес юлны сайласын иде. Төрле сәбәпләр белән акча файдасына хәл иткән кешеләр "оттырырга" мөмкиннәр. Авыру сорап килми бит, килсә китә белми. Акча файдасына хәл иткән кешеләргә дарулар бушлай бирелмәячәк. Әгәр фикерләрен үзгәртеп, сәламәтлегем мөһим дип уйлыйлар икән, 1 октябрьгә кадәр пенсия фондына килсеннәр. Ә бушлай дару алучыларга яңадан гариза язып торырга кирәкми, - ди район пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров.

Бу турыда федераль ташламаларга ия булучылар нинди фикердә соң?

Дилара Нурмиева. Апас. - Мин өченче группа инвалид. Шикәр авыруы белән интегәм. Узган ел йөрәгемә дә операция булды. Хөкүмәтебезнең шундый ташламалар булдыруына сөенеп туя алмыйм. Миңа билгеләнә торган дарулар бик кыйммәт, социаль хезмәт җыелмасыннан файдалангач барысын да бушлай алам. Инсулин бәясен үзе авырган кеше яхшы белә инде. Кирәкле дарулар вакытында кайтып тора, рәхмәт яусын.

Рөстәм Гайнуллин. Каратун. - Минем авыруым буенча сатып ала торган дарулар бик кыйммәт йөри. "Отказ" акчасына гына алып булмый. Даруларымның берсе-берсе 700-800 сумлык. Минем өчен соцпакет бик уңайлы. Елга бер тапкыр санаторийга да бушлай бара алам. Хастаханәдә дәвалансам да барлык дару-уколлар түләүсез.

Миләүшә Гәрәева. Морзалар. - Әле шушы көннәрдә генә пенсионныйга барып соцпакеттан файдалану өчен гариза язып кайттым. Ходай кушса, киләсе елның 1 январеннан даруларны бушлай ала башлаячакмын. Минем аяклары бик авырта, группада. Хәзер шикәр авыруы да таптылар. Элек дарулардан файдалана идем, аннан никтер "отказ" яздым. Олыгайгач чирләр арта бит, кирәкле даруларны сатып ала башласаң шактый акчаң чыга. Менә шуны бик яхшы аңладым да тизрәк гариза яздым.

Язып алды - Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев