Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның аграр көллият студентлары терроризмга “Юк!” дип әйтә

Район үзәк китапханәсендә аграр көллият студентлары катнашында "Патриотизмнан башка экстремизм" дип аталган әдәби кичә үтте. Биредә ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек буенча район башлыгы ярдәмчесе Илгизәр Фәхретдинов, район хакимиятенең юридик бүлек җитәкчесе Рамил Гыйбадуллин, прокурор ярдәмчесе Альмир Гаптелганиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, православие вәкиле Петр Васильев, полиция хезмәткәре Фәнил Мингалиев катнашты....

Район үзәк китапханәсендә аграр көллият студентлары катнашында "Патриотизмнан башка экстремизм" дип аталган әдәби кичә үтте. Биредә ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек буенча район башлыгы ярдәмчесе Илгизәр Фәхретдинов, район хакимиятенең юридик бүлек җитәкчесе Рамил Гыйбадуллин, прокурор ярдәмчесе Альмир Гаптелганиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, православие вәкиле Петр Васильев, полиция хезмәткәре Фәнил Мингалиев катнашты.

Студентлар кичәдән күп кенә файдалы мәгълүматлар алдылар, дуслыкның, бердәмлекнең, татулыкның асылына төшенделәр.

- Районыбызда төрле милләт вәкилләре яши һәм һәрберсенең туган теле, йолалары, гореф-гадәтләре бар. Аларны саклау, хөрмәт итү, аңлашып яшәү өчен иң олы хис - дуслык кирәк, - диде кичәне алып баручы Зөлфия Сибгатуллина.

Район хакимиятенең юридик бүлек җитәкчесе Рамил Гыйбадуллин "Терроризмга - юк дип әйтик!" дип аталган чыгышында Ватанны сөю, саклау, яклау хисләренә басым ясады. Яшьләрне яман гадәтләрдән ерак торырга, тормышларын кара таплар белән чуарламаска өндәде ул.

Безнең студентлар - тормышта яңа адымнар ясаучы яшь буын. Араларында ил җитәкчесе, кыр корабын иярләүче, төзүче һәм башка данлы һөнәр ияләре булыр.

- Террорчылык, экстремистлык гамәлләре тормышыбызда ят күренеш булсын өчен аңлы, уяу яшь буын тәрбияләү безнең төп максатыбыз. Тормышта максаты, киләчәккә якты планнары булган яшьләр ялгышмас. Сез дә районның горурлыгы булып яшәгез, - дип яшьләргә мөрәҗәгать итте ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек буенча район башлыгы ярдәмчесе Илгизәр Фәхретдинов. Алар өчен шулай ук дин әһелләренең дә чыгышлары мәгънәле булды. Татарстан - безнең уртак йортыбыз. Балаларның исәнлеге дә үзебездән тора. Милләтләр бердәмлеге нык булсын, бергә, бердәм булыйк. Мирхәт хәзрәт чыгышын әнә шундый сүзләр белән тәмамлады.

Руцилә Садриева,

аграр көллият китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев